Социаль элемтәләр әһәмиятле һәм һәркемгә дә кирәк, инвалидлар да искәрмә түгел. Социумның тулы канлы тормышындагы актуаль проблемаларга, хәл итүнең мөмкин юлларына кагылып, үсеш юнәлешләрен билгеләү өчен ел саен декабрь аенда Инвалидлар көне билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши, законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләргә әлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәм, кайгырту, мәхәббәт кирәк. Инвалидлар декадасы Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Бу көн-җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.
2019 елның 3 декабрендә Теләче район мәдәният йортында «Инвалидлар Декадасы» кысаларында чара булып узды. Әлбәттә, бәйрәм Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан башка да узмады. Алар барлыкка килү белән бәйрәм тагын да матуррак һәм күңеллерәк булды. Балалар аларга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, хәтта алар белән бергә биеделәр. Ә аннары барысы да бер зур тату команда белән әйлән-бәйлән йөрделәр. Аниматор «Мыльные пузыри»тамашасы белән балаларда аеруча зур соклану уятты.
Шулай ук Теләче районы инвалидлары һәм «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтүче гражданнарның кул эшләре күргәзмә – ярминкәсе оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Волшебный клубок» технологиясе белән берлектә әлеге конкурска актив әзерләнгәннәр. Җылы бәйләнгән бияләйләр һәм оекбашлар бик теләп сатып алынды. 1500 сумлык кул эше сатылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чара барышында һәркем үзен бәхетле һәм сәламәт итеп тойды. Соңыннан барысы да үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Балаларга азык-төлек пакетлары һәм бүләкләр тапшырылды, шулай ук барлык катнашучыларны «Маяк» кафесында чәй табыны артына чакырдылар.