2019 елның 3 декабрендә Теләче район мәдәният йортында «Инвалидлар Декадасы» кысаларында чара булып узды. Әлбәттә, бәйрәм Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан башка да узмады. Алар барлыкка килү белән бәйрәм тагын да матуррак һәм күңеллерәк булды. Балалар аларга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, хәтта алар белән бергә биеделәр. Ә аннары барысы да бер зур тату команда белән әйлән-бәйлән йөрделәр. Аниматор «Мыльные пузыри»тамашасы белән балаларда аеруча зур соклану уятты.
Шулай ук Теләче районы инвалидлары һәм «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтүче гражданнарның кул эшләре күргәзмә – ярминкәсе оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Волшебный клубок» технологиясе белән берлектә әлеге конкурска актив әзерләнгәннәр. Җылы бәйләнгән бияләйләр һәм оекбашлар бик теләп сатып алынды. 1500 сумлык кул эше сатылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чара барышында һәркем үзен бәхетле һәм сәламәт итеп тойды. Соңыннан барысы да үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Балаларга азык-төлек пакетлары һәм бүләкләр тапшырылды, шулай ук барлык катнашучыларны «Маяк» кафесында чәй табыны артына чакырдылар.