«Җәлил беренче санлы мәктәбе» волонтерлары «Җәлил картлар йортында»

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 нче декабрь көнне ивалидлар ункөнлеге уңаеннан “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортына” Җәлил беренче санлы мәктәбе волонтерлары театральләштергән концерт программасы белән килеп китте. Бу бәйрәм театр элементлары белән үрелеп барды. Кызыклы шигырьләр, матур – матур җырлар җырланды. Кичә бик үзенчәлекле булды. Игелекле эшләр игътибарсыз калмый. Ярдәм иткән саен, волонтерлар безнең өлкәннәребезгә матди кыйммәтләрне генә түгел, ә шатлык һәм өмет тә бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International