2019 елның 2 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш районының 3 авыл җирлегендә "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасы инвалидларга һәм пенсионерларга бушлай юридик ярдәм күрсәтте.
Авыл халкын авыл хуҗалыгында 20 елдан артык эшләгән авыл кешеләренә пенсияне арттыру, социаль хезмәтләр күрсәтү, судка гариза язу, җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштерү кебек сораулар борчый иде