3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен үткәрү - инвалидларның проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген яклауга, җәмгыятьнең игътибарын сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни тормышта инвалидларның катнаша алуына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Аның максаты-кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәү һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.
Яңа Чишмә интернат-йортында Инвалидлар декадасында бик күп чаралар уза: инвалидлар арасында өстәл уеннары буенча ярышлар, викториналар, мастер-класслар, концертлар, китап күргәзмәләре. Инде 2 декабрьдә үк интернат-йортка район мәдәният йорты артистлары һәм балалар сәнгать мәктәбе педагоглары концерт белән килделәр. Кунаклар үзләренең талантларын күрсәттеләр, музыкаль викторина үткәрделәр, кызыклы мастер – класс күрсәттеләр, биредә яшәүчеләр рәхәтләнеп кул эшләре ясадылар, биеделәр һәм кунаклар белән бергә җырладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Ә 3 декабрь көнне Петропавловка авылы мәдәният йортыннан килгән «Сударушка» ансамбле дәртле һәм матур җырларын бүләк итте.