"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Йога – алтын яшьтәге зирәклек" программасы буенча дәресләр уңышлы дәвам итә.
Декабрь башында, гадәттәгечә, Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы башланып китте. Бу декада кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 2 декабрьдә район мәдәният йортында декада ачылуга багышланган бәйрәм концертына бардылар
2019 елның 5 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында № 35 енче балалар бакчасы “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгенә кунакка килде.
Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре өченче дәрәҗәдәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырдылар.
3 декабрь көнне Мамадыш шәһәренең "Олимп" спорт комплексында инвалидлар декадасына багышланган спорт фестивале узды.
2019 елның 4 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында РФ герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 енче урта гомуми белем бирү мәктәбе «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне мастер – класска чакырды.
Шушы көннәрдә Яңгул табиблык амбулаториясендә “Өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе” инновацион технологияне тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны өй шартларында карау ысулларына өйрәтү буенча соңгы дәрес узды. Анда “Иң гади физиотерапия: ингаляция, компресслар, горчичниклар, пычак ванналары. Сулыш һәм кан әйләнеше процессларын бозганда карау элементлары» дигән темаларга әңгәмә булды.
Участок шәфкать туташлары Нурзалия Әхмәдуллина һәм Зөбәрҗәт Закировалар бу темаларны киң ачып, өйрәнүчеләрне беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләренә өйрәттеләр.
2019 елның 5 декабрендә Балтач районының Зур Лызи 1 өлеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Мария Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
05.12.2019 ел, пәнҗешәмбе
Тукай районының картлар hәм инвалидлар интернат йортында инвалидлар декадасы дәвам итә.
Тукай районы Теләнче Тамак авылы яшүсмерләр клубы вәкилле Закиров Рамил социаль хезмәт алучылар өчен шашка турниры һәм дартс буенча ярышлар оештырды. Бу дустанә ярыш булды, анда шашка һәм дартс белән мавыккан һәркем катнашты.
Мондый чаралар өлкәннәрнең ялын оештырырга, аралашырга мөмкинлек бирә, социаль активлыкны арттыра.
Турнирда катнашучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Вакыт файдалы һәм күңелле аралашулар белән үткәрелде. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында 2019 елның 4 декабрендә Балтач мәдәният үзәгендә «Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын өчен» дип исемләнгән районкүләм чара булып узды. Чарага 18 авыл җирлегеннән 320 инвалид чакырылган иде. Район кулланучылар җәмгыяте оештырган чәй табыныннан соң, чакырылган кунаклар Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз хәбәрләре" гәҗитенең бәйрәм номерын алдылар, аның битләрендә тематик материаллар һәм файдалы мәгълүмат урнаштырылган иде.