Инвалидлар декадасы кысаларында №35 енче балалар бакчасы «Астра» тернәкләндерү үзәгенә кунакка килде

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның  5 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында № 35 енче балалар бакчасы “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгенә кунакка килде.

Алар театральләштерелгән ике тамаша күрсәттеләр. «Винни – Пух» һәм  «Муха – Цокотуха» әкиятләрен күрсәттеләр, ә “Винни – Пух” әкияте инглиз телендә күрсәтелде. Бу әкиятләр балаларга әхлакый яктан,  тәрбияви яктан да бик күп мәгълүмат бирделәр. Балаларны дус булырга, бер – береңә ярдәм итәргә өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International