Инвалидлар декадасы кысаларында 3 енче урта гомуми белем бирү мәктәбе «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне мастер – класска чакырды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның  4 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында РФ герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 енче урта гомуми белем бирү мәктәбе «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне мастер – класска чакырды.

Балаларга мәктәп турында, аңа инде 50 елдан артык, Россия Федерациясе герое, очучы – Александр Николаевич Епанешников турында сөйләделәр. Балалар бу герой турында бик күп яңалыклар белделәр.

Соңрак аларны мастер – класска чакырдылар.Балаларга кайчы һәм җилем ярдәмендә гадәти төсле кәгаздән матур күләмле кар бөртекләре ясауларын күрсәттеләр. Барлык балалар да мавыгу белән эшләделәр. Педагог җитәкчелегендә һәркем үзенә матур кар бөртеге ясады. Балалар үз эшләре белән канәгать калдылар.

Шулай ук мәктәп укучылары арасында канцелярия товарлары һәм иҗат өчен товарлар җыю буенча «Sрепка» хәйрия акциясе дә оештырылды. Балаларга зур бүләк тартмасы тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International