Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Инклюзив хезмәттәшлек

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь башында, гадәттәгечә, Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы башланып китте. Бу декада кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар 2 декабрьдә район мәдәният йортында декада ачылуга багышланган бәйрәм концертына бардылар.

Икенче көнне безнең балаларны КФҮтә узган концертка чакырдылар. Шулай ук балалар үзәкнен китапханәсендә булдылар, анда аларны «Китап патшабикәсе» үзенең «Китап патшалыгында»каршы алды. Балалар әдәбият яңалыклары белән таныштылар һәм рәхәтләнеп таныш әкиятләр укыдылар.

4 декабрьдә концерт белән безнең үзәккә Арча балалар сәнгать мәктәбенең Наласа филиалы һәм Арчаның 5нче гимназиясе филиалы укучылары килде, яшь талантлар җыр, бию, шигырь һәм күңелле кәеф бүләк итте. Шулай ук балаларга «Теремкәй» һәм «Кызыл калфак» курчак театры куелды.

Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый тыгыз инклюзив хезмәттәшлек яшьтәшләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга карата толерант мөнәсәбәт тәрбияли, балаларыбызның аралашуында физик һәм психик киртәләрне бетерә.

Бәйрәм чараларын оештыручыларга һәм анда катнашучыларга безнең үзәк белән хезмәттәшлек иткән һәм ярдәм иткән өчен зур рәхмәтемне җиткерәсебез килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International