2019 елның 5 декабрендә Балтач районының Зур Лызи 1 өлеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Иванова Мария Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы Сергей Мухин, җаваплылыгы чикләнгән «Сурнай» баш агрономы Фәрит Мөхәмәтҗановлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Мария Александровна озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм бер оныкчыгы бар.