«Син бу дөньяда ялгыз түгел!». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Олеся Минһаҗетдинова «Без бергә» клубында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә торучы ата-аналар, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Син бу дөньяда ялгыз түгел!» дип аталган дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: инвалид балаларга рухи-әхлакый мөнәсәбәт формалаштыру, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ябык тормышта яшәүләрен җиңү.

Дәрес башында катнашучыларда күтәренке кәеф булдыру һәм эш башларга өндәү максаты белән “Психологик зарядка” күнегүе үткәрелде. “Син бу дөньяда бер үзең генә түгел” дигән темага әңгәмә барышында инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарның, баласында дәвалап булый торган чир булуына карамастан, баланың хәлен җиңеләйтү өчен, тауларны да күчерергә әзер булуы турында сөйләштеләр. Алар бу юлдагы теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә әзер, даими рәвештә яңа белгечләр эзлиләр, дәвалауның яңа методикаларын сыныйлар. Ата-аналар иң заманча препаратлар табу өчен теләсә нинди чыгымнарга әзер, алар катлаулы операцияләрдән һәм процедуралардан да курыкмый. Шуңа күрә мөмкинлекләре чикле балаларның сәләтләрен үстерү буенча чын һәм авыр хезмәт һәрвакыт ата – аналар җилкәсенә төшә һәм нәкъ менә алар үзләренең «үзенчәлекле» балаларына “Син бу дөньяда ялгыз түгел” дип кабатлый. Төркемнең барлык катнашучылары да әңгәмәдә актив катнаштылар, бик теләп балалары һәм аларның әлеге тормыш этабында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Әңгәмәдән соң эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен «Син минем йөрәктә» дип исемләнгән күнегү-релаксация үткәрелде.

Дәрес ахырында барлык катнашучылар бер-берсенә мөмкинлекләре чикләнгән баланы тәрбияләү кебек авыр хезмәттә көч һәм сабырлык теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International