Мастер-класс « Гадәти булмаган гадәттәгечә».

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 6 декабрендә Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Милосердие» үзәгендә социаль педагог Газыйева Гүзәл һәм социаль эш буенча белгеч Батршина Дарья тарафыннан, инвалидлар декадасы кысаларында, монотипия ысулын кулланып, рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

         Мастер-класс барышында балалар рәхәтләнеп яңа сурәт ясау ысулы  – краска кабарту белән таныштылар , ул үз чиратында авыз мускулларын үстерүдә, сулышны яхшыртуда яхшы күнегү булып тора. Шулай ук балалар белән монотипия техникасы буенча да эшләдек,  күбекле рәсем ясаудык.

Мастер-класс барышында түбәндәге максатлар куелды:

Балаларны  төрле традицион булмаган рәсем ясау техникалары белән таныштыру.

• Төрле техникалар кулланып, рәсемнәрендә үзеңнең кабатланмас образын булдырырга өйрәтү.

•  Иҗади сәләтен үстерергә.

• Балаларның сәнгать тәҗрибәсен баету һәм киңәйтү.

• Балалар, өлкәннәр белән  хезмәттәшлек итергә,  үз эшчәнлегеңә, аның нәтиҗәсенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә.

• Баланың үз эшчәнлеге продуктының башкаларга да, аның үзенә дә кызык булуын тою хисенең барлыкка килүенә ярдәм итү.

Балалар эшкә энтузиазм белән килделәр, иң мөһиме – рәсем түгел, ә шәхес үсеше: үз-үзенә, сәләтләренә ышану, эшчәнлекнең максатчанлыгы. Мастер-класс барышында без куелган максатларга ирештек, истәлеккә фотога төштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International