«Бишнә белән бәйләү» бүлеге. Дәреснең темасы: «Башлангыч рәттә элмәкләр җыю», Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 елның 8 декабрендә «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т.  10 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Тылсымлы элмәкләр» түгәрәгенең «Башлангыч рәттә элмәкләр җыю»темасына дәрес үткәрде.

Максат: башлангыч рәттә традицион элмәкләр җыю белән танышу.

Дәрес бишнәләр турында табышмаклар чишү белән башланып китте, чөнки балалар бишнә белән бәйләү бүлеген өйрәнә башладылар. Гадәттәгечә, бишнәләр белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын, эш урынын әзерләү, күз һәм бармаклар өчен гимнастиканы искә төшерделәр. Тәрбияче башлангыч рәттә элмәкләр җыю турында төшенчәләр бирде, ике төп кагыйдә яздылар. Дәреснең практик өлеше барлык тәрбияләнүчеләрнең дә элмәк җыюның традицион ысулын өйрәнергә тырышуларын күрсәтте. Сергей А., Илсаф Н., Полина К., Ксюша Ч эшләре әйбәт килеп чыкты. Дәрес нәтиҗәсеннән барысы да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International