2 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортына Казаннан танылган татар эстрада йолдызлары үзләренең җырлы – моңлы тамашалары белән безнең балаларның күңелләрен күтәреп , шатлык бүләк иттеләр
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар Буа шәһәренең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында кунакта булдылар.
Бүген, 12 нче декабрьдә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Зәй муниципаль районына килде.
Геройлар Көнен бәйрәм итү кысаларында 2019 елның 11 декабрендә Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның балалары Рамил Гарифуллин һәм Кәүсәрия Хәйруллиннар Балтачның «Наз» үзәге директоры белән бергә Казанның «Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиядә» узган тантаналы чарада булдылар.
Аксубай муниципаль районында "Хыял приютында Аксубай профилактика субъектлары катнашында консилиумның киңәйтелгән утырышы булды.
2019 елның 12 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бозлыкларда куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү” дигән темага профилактик шөгыль булып узды.
12 декабрьдә Россиядә дәүләтебезнең Төп Законы - Россия Федерациясе Конституциясенең туган көне билгеләп үтелә. Төп закон халык референдумында нәкъ 26 ел элек кабул ителгән иде
"Здравушка" тернәкләндерү үзәге кунаклары 255-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Нәни тамашачыларга «Балачак иленә сәяхәт» программасын күрсәттеләр. Яшь талантлар халык әкиятләре мотивлары буенча курчак спектакле күрсәттеләр.
Кичен балалар янына кунакка 93-нче номерлы гимназия укучылары килде. Укучылар балаларга кубик-рубик серен сөйләделәр. Кичә музыка уен кораллары белән тәмамланды.
Барлык тамашачылар да канәгать калды һәм алга таба тернәкләндерү процедураларын узу өчен яхшы кәеф алды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Алабуганың «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге берничә чара үткәргән.
2019 нчы елның 11 нче декабрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, инвалидлар декадасы уңаеннан, социаль хезмәт алучылар белән «Шәфкатьлелек бизе кешене» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Халыкара инвалидлар көне – календарьдагы үзенчәлекле сәхифә. Бу дата сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлелек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра, аларның батырлыгына, үҗәтлегенә, талантларына һәм сәләтләренә битараф калмаучыларны берләштерә.