Россия Федерациясе Конституциясе көне

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

12 декабрьдә Россиядә дәүләтебезнең Төп Законы - Россия Федерациясе Конституциясенең туган көне билгеләп үтелә. Төп закон халык референдумында нәкъ 26 ел элек кабул ителгән иде. Укучыларда Конституциянең һәм РФ дәүләт символларының асылын һәм әһәмиятен аңлау, Конституция, горурлык, патриотизм хисләре һәм Дәүләт символикасының әһәмиятен тәрбияләү максатыннан, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  социаль педагогы Хөсәенова Л.З. социаль хезмәт алучылар белән “Конституция-ул...” дигән темага  әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрде. Балалар Россия флагы һәм гербын ясадылар. Рәсемнәр кызыклы һәм матур килеп чыкты. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International