Геройлар Көнен бәйрәм итү

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

     

Геройлар Көнен бәйрәм итү кысаларында 2019 елның 11 декабрендә Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның балалары Рамил Гарифуллин һәм Кәүсәрия Хәйруллиннар Балтачның «Наз» үзәге директоры белән бергә Казанның «Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиядә» узган тантаналы чарада булдылар.   Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары А.Р.Мөбәрәкшин мондый тематик очрашулар геройларның туганнары өчен генә түгел, үсеп килүче буын өчен дә әһәмиятле булуын билгеләп үтте. 

Әлеге чара геройларның батырлыгын гына түгел, ә балалар чыгышы белән ихлас күңелдән чагылдырды, геройларның һәр гаилә әгъзасына тирән йогынты ясады.  Очрашу Россия Герое А.В. Козин исеме бирелгән гимназия бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International