"Здравушка" тернәкләндерү үзәге кунаклары 255-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Нәни тамашачыларга «Балачак иленә сәяхәт» программасын күрсәттеләр. Яшь талантлар халык әкиятләре мотивлары буенча курчак спектакле күрсәттеләр.
Кичен балалар янына кунакка 93-нче номерлы гимназия укучылары килде. Укучылар балаларга кубик-рубик серен сөйләделәр. Кичә музыка уен кораллары белән тәмамланды.
Барлык тамашачылар да канәгать калды һәм алга таба тернәкләндерү процедураларын узу өчен яхшы кәеф алды.