Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык. Музыкаль чарада кырыклап тәрбияләнуче катнашты. Алар артистларга кушылып җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Бу чара безнең интернатта тәрбияләнүче балалар өчен күңел ачу чарасы гына түгел, ә аларда җыр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, эстрада җырчылары белән таныштыру максатын да үз эченә ала. Бу очрашу мизгелләре балалар хәтерендә әле озак сакланачак.