«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Бозлыкларда куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү” дигән темага профилактик шөгыль булып узды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның  12 декабрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Бозлыкларда  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү” дигән темага профилактик шөгыль булып узды.

Шөгыльдә презентация кулланылды.

Шөгыльнең максаты булып балаларга кыш көне бозлыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлашу, куркыныч ситуацияләрне кисәтү һәм аларны булдырмау торды.

Шөгыль презентация белән башланып китте. Төрле ситуацияләр күрсәтелде, алар буенча әңгәмә корылды.

Балалар һәм әти – әниләр ситуация чишү юлларын эзләделәр һәм таптылар.

Шөгыль ахырында нәтиҗәләр ясадылар: кыш көне бозлыкларда куркыныч ситуацияләрне булдырмаска дигән карарга килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International