Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Арчаның 2 нче урта мәктәбендә кунакта

2019 елның 13 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Арчаның 2нче урта мәктәбенә бәйрәм концертына чакырдылар.  Балаларны мәктәп белән таныштырдылар: аларга кабинетлар, ашханә һәм китапханә күрсәттеләр, шулай ук реабилитантлар укучы яшьтәшләре белән аралаштылар.

Мәктәп белән танышу хәрәкәтле уеннар, конкурслар һәм концерт белән дәвам итте. Анда мәктәп укучылары гына түгел, ә үзәктә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Балаларның күңелле концертыннан соң бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калды. Бәйрәм ахырында һәр бала мәктәп укучылары ясаган чыршы уенчыклары белән бүләкләнде.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый ведомствоара чаралар коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм инклюзив аралашу өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International