13 нчы декабрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психолог Сәйфуллина Альбина Яр Чаллы шәһәре “Асылташ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Забировлар гаиләсе белән "Бергә бәхетле булырга" дигән темага чара уздырды.
Шөгыль бала һәм ана арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары – бала белән ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Әлеге чарада Забировлар гаиләсе катнашты.
Гаилә белән үткәрелгән чара барышында психолог “Балалар белән ничек аралашырга?” дигән темага әңгәмә оештырды, «Куңел битлеге” дигән коррекцион уен үткәрелде. Психолог ярдәмендә әнисе белән кызы бергә “Бәхетле буласы килә” псилогик әкият –уен уйнадылар.Шулай ук музыкаль-устеруче, логик уеннар уйналды: “Тап мине”, “Тавышын бел”, “Нәрсә үзгәрде?”