“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яңа елда шифалы чәй» дигән темага мастер-класс

2019 елның 13 декабре, җомга

 “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп, «Яңа елда шифалы чәй» дигән темага мастер-класс үткәрде.

      Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны чәйнең файдалы үзенчәлекләре, аның психикага һәм физиологиягә шифалы йогынтысы, шулай ук аның гомер озынлыгына тәэсир итүе белән таныштыру.

      Белгеч 50 яшьтән соң иң яхшы эчемлекнең яшел чәй булуын әйтте. Күпсанлы тикшерүләр нәтиҗәсендә, чәйнең организм өчен файдалы икәнлеге исбатланды, ул вакытыннан алда картаюны  кисәтә (тиренең һәм чәчләрнең сыйфатын саклый).         

      50 яшьтән соң эчемлекне куллану куркуны  киметә, депрессиягә каршы көрәш булып тора,  стресс нәтиҗәләрен бетерә, дәрт, энергия өсти. Авыруларга каршы профилактика үткәрү - ул яшь патология үзгәрешләрен хроник стадиягә күчүне кисәтә. Эчемлекне куллану- организамдагы артык  килограммнан арынырга һәм авырлыкны бер урында тотарга ярдәм итә.

       Катнашучылар җиләк-җимеш һәм үлән чәйләренең авыруларга каршы тору сәләтен, шулай ук башка фиточәйләрнең үзенчәлекләре турында да белделәр.

Чарада 10 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International