Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр «Ягымлык» үзәгендәге социаль хезмәт алучылар янында кунакта булдылар. Балалар концерт программасы әзерләделәр. Җырлар, такмаклар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр һәм бик күп күңелле конкурслар үткәрделәр. Шулай ук күп бәхет- шатлык, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Социаль хезмәт алучылар канәгать калдылар. Балаларга рәхмәт белдерделәр һәм яшь артистларга иҗади уңышлар теләделәр.
.jpg)
.jpg)