Әкияттә кунакта

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

18 декабрьдә «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәренең «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Яңа ел тамашасын карады. «Алладин» мультфильмы геройлары театральләштерелгән чара оештырдылар. Балалар чарада актив катнаштылар: алар дәртле биюләр биеделәр, уеннар уйнадылар.  Барлык вакыйгалар чыршы тирәсендә барды. Шулай ук балалар янына Кыш бабай белән Кар кызы да килде, алар балалар белән күңелле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм «Березка» кибетләр челтәре генераль директоры Тимергалиева Рузилә Равил кызына, театрга баруны оештырганы һәм балаларыбызга күрсәткән игътибары өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International