2019 елның 13 нче декабрендә Тукай районында сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен "Игелек кыл" хәйрия марафоны узды. Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бу марафонны оештыруга үз өлешен кертте.
Тукай районы инвалидларының кул эшләре куелган күргәзмә-ярминкә оештырылды. Чара бик җылы шартларда узды, районның танылган артистлары чыгыш ясады, марафонда катнашучылар канәгать калды.
Марафон барышында 2 миллион сумнан артык акча җыелды. Җыелган акчалар киләсе ел дәвамында Тукай районының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне тернәкләндерү һәм сәламәтләндерүгә тотылачак.