2019 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә старт биреләчәк.
Безнең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында да әлеге тарихи вакыйганы бәйрәм итүгә әзерләнәләр.
Приют коллективы һәм тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасында яшәүләре белән горурлана. Безгә мәдәният тарихын һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен белү мөһим. ТАССРның 100 еллыгына безнең приютта тәрбияләнүчеләр белән төрле чаралар: интеллектуаль уеннар, квестлар, конкурслар, тематик күргәзмәләр үткәрелә.
Бүген безнең приютта тәрбияләнүчеләр «Чәк-чәк» традицион татар ашларын әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа күрә без - хәзерге татарлар бу традицияне бүгенге көндә дә саклыйбыз. Бер генә бәйрәм дә, тантана да балдан башка үтми.
«Чәк-чәк» - визит карточкасы, татар ашларының традицион ризыгы. Безнең балалар "Чәк-чәк"нең килеп чыгышы турында, аны ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген белделәр.
Мастер-класс татлы ризыклар бирү һәм татар халкының гореф-гадәтләре турында фикер алышу белән тәмамланды.