Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары Игорь Лерман исемендәге Камера оркестры һәм аның солистларының Яңа ел алды инструменталь концертына чакыруны кабул иттеләр.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның рухи, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, гаилә белән ял итүне оештыру һәм аларның социальләшүенә ярдәм итү, авыруны җиңеп чыгу.
Орган залы сәхнәсеннән танылган биек композиторлар Э.Григ, Э. Шоссон һәм А. Глазуновның әсәрләре яңгырады. Камера оркестры белән танылган солистлар: Татарстанның атказанган артистлары, халыкара конкурслар лауреатлары Денис Саттаров, Павел Савочкин, Наталия Горшкова, халыкара конкурслар лауреаты Эльмира Әхмәтова чыгыш ясады. Социаль хезмәт алучылар артистлар башкаруында оркестр белән скрипка әсәрләрен дә тыңладылар. Тамашачылар өчен иң истә калырлык виртуоз чыгыш нечкә скрипка тавышы һәм фортепиано көе булды.
Концерттан соң социаль хезмәт алучылар үзләренең матур хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, хәлләренең яхшыруын, арыганлык хисе кимүен билгеләп үттеләр. Алар сәнгать җитәкчесе Игорь Михайловичка һәм камера оркестры солистларына инструменталь концерт куйганнары, кәеф күтәрүләре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата булган хөрмәтләре өчен рәхмәтле калдылар.
Орган залында 21 кеше булды.