7 гыйнвар көнне «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Раштуа бәйрәменә багышланган чара оештырылды. Максаты: балаларны бәйрәмнең тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Балалар Мәрьям, Иосиф һәм Гайсәнең могҗизалы тарихын карадылар. Вифлеем йолдызын кабыздылар. Балалар өч агач һәм матур чыршы турында бәетне зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара барышында тәрбияләнүчеләр шулай ук колядкалар турында да белделәр.