4 гыйнварда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбиячеләр Дәүлиева В., Р. һәм Гильфанова М.Т. тарафыннан "Мин Татарстан Республикасында яшим"дигән интеллектуаль уен оештырылды. Башта балаларга "ТАССР ның 100 еллыгына каршы" дигән презентация тәкъдим ителде, ә аннан соң уенда балалар тарих, республиканың дәүләт символлары турында, Татарстанда нинди шәһәрләр бар һәм алар нәрсә белән дан тоталар, нинди милләт вәкилләре яшәүләре белән таныштылар.
Уен бик кызыклы килеп чыкты, һәркем җиңүче булырга теләде, әмма финалга өч кеше чыкты: Абраров Тимур, Вәлиев Рүзәл һәм Зинович Андрей. Финалда алар киләчәктә Казан шәһәрен ничек күзаллауларын рәсемгә төшерергә тиеш иде. Һәр уенда төп җиңүче булырга тиеш һәм жюри беренче урынга Абрарова Тимурны билгеләде.