2019 елның 7 январендә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбызга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
7 гыйнвар көнне КЦСОН «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен Раштуа бәйрәме оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Бию ритмында» дигән бию түгәрәгенә йөрүчеләрнең йомгаклау концерты булып узды.
«Түбән Кама муниципаль районындагы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау минстрлыгы үткәрүче «5S Лин-офисы-2019» дип аталган конкурста катнашты. Әйләнә-тирә мохит проблемасына игътибар җәлеп итүгә, экологик һәм социаль җаваплы оешмалар берләшмәсен формалаштыруга һәм эшчәнлеккә ЭКО-стандартларны кертүгә ярдәм итүче «Яшел офис» номинациясендә «Веста» үзәге 1 нче урынны алды һәм матди-техник җиһазлауга 100 000 сумлык сертификатка ия булды.
Ведомствоара комиссиянең район буенча йөреп кайтуы.
2020 елның 9 гыйнваренда, Яңа Чишмә районы 124 номерлы янгын сүндерүче бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, “Кайгырту” үзәге белгечләре, опека һәм тәрбиячелек бүлеге белгечләре һәм авыл җирлекләре фельдшерлары кергән ведомствоара комиссиясе, янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик сөйләшүләр һәм яшәү шартларын тикшерү максатыннан, районда яшәүче күпбалалы, социаль-куркыныч хәлдә торучы гаиләләрне, ялгыз яшәүче олыларны йөреп чыкты.
2020 нче елның 8 гыйнвар көнне актлар залында волонтер – аниматорлар белән берлектә « Яңа ел уенчыклары »дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып узды.
Бүген бәйрәмдә балалар Яңа ел традициясенең төп тарихы чыршы бизәлеше белән таныштылар.
2020 нче елның 6 нчы гыйнварында «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кышкы уеннар»үткәрде.
Балалар өчен бәйрәм балаларның физик сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә торган уен программасы вакытында уңайлы атмосфера тудыру максатыннан оештырылган иде.
Әйлән-бәйлән уеннар һәм биюләр һәр балага аңлаешлы һәм борынгы заманнардан бирле мәгълүм. Әйлән - бәйлән бәйрәм-ул күңелле, кызыклы. Иң кечкенә балалар да әйлән-бәйлән йөрергә сәләтле. Өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кызыклы сюжет белән әйлән-бәйлән уеннары үткәрелә. Әйлән-бәйлән балаларны музыкаль һәм хәрәкәт белән үстерә, күңел ача һәм якынайта.
05 гыйнвар 2020елда “Кайгырту” приюте тәрбиячесе Давлетшина Н. И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Бас әле, аягым!» күңелле әйлән-бәйлән үткәрде. Максат: балаларны тәрбияче артыннан хәрәкәтне кабатларга өйрәтү; хәрәкәт активлыгын үстерү. Әйлән-бәйлән уеннарына кызыксыну тәрбияләү.
2020 нче елның 7 нче гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә “Раштуа төне” дип аталган әдәби музыкаль кичә оештырылды. Чарада барысы 10 бала катнашты.
07.01.2020, сишәмбе.
Тукай районы картлар һәм инвалидлар интернат – йортында социаль хезмәт алучылар өстәл уеннарын яратып уйныйлар.Бу аларның яраткан шөгыле.Өлкәннәр өчен өстәл уеннары - кызыклы һәм файдалы итеп вакыт уздыру чарасы. Шул ук вакытта баш миенең активлыгын, психик сәламәтлекне саклау да булып тора. Мондый күңел ачулар өлкәннәргә картлыкта бик тә мөһим булган шатлык һәм сөенеч өләшә.