6 гыйнвар көнне "Гнездышко" социаль приютында тәрбияләнүчеләр “Кыш бабайның бүләкләр фабрикасы” дигән театральләштерелгән тамаша карадылар. Анда Кар королевасы, аның ярдәмчесе Кар бабай һәм мәзәк Кар Кызы катнаштылар. Ә аларга Коржик, Карамелька һәм Компот ярдәм иттеләр. Кыш Бабай фабриканы кар королевасының явыз ниятләреннән коткарып кала.
Кечкенә тамашачыларга тамаша бик охшады! Музыка, матур костюмнар, җырлар, биюләр, артистларның уеннары искиткеч иде! Чыршы тирәли әйлән-бәйләндә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм спектакль персонажлары кунакларга уңай кәеф тудыруларын дәвам иттеләр.