Раштуа-Руссиядә иң зур христиан бәйрәмнәренең берсе."Гнездышко" социаль приютының балалары бу бәйрәмне күңелле җырлар, әйлән-бәйлән, уеннар белән каршы алдылар. Чараның максаты-православие диненә һәм мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт, халык традицияләренә әхлакый-рухи мөнәсәбәт, әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәт һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
"Яшь тылсымчылар" сәнгать иҗаты түгәрәгендә "Рождественский Ангел" аппликациясен әзерләделәр. Балалар чыршы янында рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар.