Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Кышкы викторина»дигән интеллектуаль уен үткәрде.
Саф хавада йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы беркем өчен дә сер түгел. Саф хавада булу кәефне күтәрә, йокыны һәм аппетитны яхшырта, организмны кислородка һәм энергиягә баета, баш миенең эшчәнлеген яхшырта.
Һәр кешенең тормышында, бигрәк тә балачакта гомер буена якты хатирәләр калдыра торган вакыйгалар була. Минзәлә районында урнашкан «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен кышкы каникуллар вакытында шундый шатлыклы вакыйга булды. Алар өчен Яр Чаллы дельфинариена сәяхәт оештырылды. Анда балаларны «Диңгез рапсодиясе»дигән кызыклы тамаша көтә иде.
Бүген социаль хезмәт алучылар өчен өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина «гипертоник авыру» темасына лекция үткәрде. Чараның максаты: гипертония авыруын кисәтү һәм профилактикалау.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда “Татарстан АССРның төзелүе” турында әңгәмә узды
12 гыйнварда 2020 елны «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Табигатьне яшь саклаучылары булыйк»дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: табигатьне бозуда һәм саклауда кешенең ролен аңлау өчен шартлар тудыру, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Үз сәламәтлегеңә аңлы караш формалаштыруга ярдәм итү.
2020 нче елның 11 нче гыйнварында «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 10 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Нәрсә, кайда, кайчан? дигән әдәби сәгать үткәрде.
Максатлары: балаларны уен аша укуга тарту.
Бурычлары:
- Әдәби уен аша тәэсирле-эмоциональ сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
- Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;
- Коллективлык хисе тәрбияләү.
Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2020 ел эшчәнлеген районыбызның авыл ветераннар советы рәисләре һәм активистлар җыены белән башлап җибәрде.
10 январь көнне Үзәк директоры, Социаль яклау, Мәшгүльлек үзәге җитәкчеләре, социаль иминият, пенсия фондлары вәкилләре белән очрашу узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.
Раштуа бәйрәме-елның иң матур бәйрәмнәренең берсе, ул кешеләргә һәм тормышка ышаныч, мәхәббәт һәм ышаныч алып бара. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Раштуаны бәйрәм итүгә багышланган чаралардан читтә калмады.
Бүген, 2020 елның 10 январенда, Үзәк авыл җирлеге территориясендәге авыл мәдәният йортында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлеге чикле балалары булган гаиләләр өчен "Наз” Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Кыш бабайга Открытка” акциясендә катнашкан балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.