Кыш бабайдан бүләкләр

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

          Бүген, 2020 елның 10 январенда, Үзәк авыл җирлеге территориясендәге авыл мәдәният йортында “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлеге чикле  балалары булган гаиләләр өчен "Наз” Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган “Кыш бабайга Открытка” акциясендә катнашкан балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

«Наз» Хәйрия фонды директоры Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна безнең район белән 12 елдан артык хезмәттәшлек итеп, балаларыбызны игътибардан читтә калдырмады. Инвалид балаларга Кыш Бабайдан бүләкләр, тәм-томнар, ә әниләргә бүлмә гөлләре тапшырылды.

Әлеге чарада Теләче, Иске Җөри, Сауш авылларыннан килгән балалар катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International