ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

11 гыйнварда Халыкара «Рәхмәт» көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр бер-берсенә җылы сүзләр, рәхмәт әйтәләр. Белем бирү акцияләре оештырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән «Рәхмәт – бөек сүз» дигән темага чара үткәрделәр. Балалар якын кешеләренә рәхмәт сүзләре язылган кул эшләре ясадылар һәм бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.

2020 елның 14 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбиячеләр волонтерлар белән берлектә балалар өчен “Чыршы белән саубуллашу” исемле җырлы – биюле тамаша оештырдылар.

2020 нче елның 13 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активы өчен «Хозур» вокаль ансамбле чыгышы оештырылды. Ансамбль «Шәфкатъ» үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә, үзенең җырлары, уен-көлкеләре белән яхшы кәеф тудыра, кешеләрнең күңелләрен моң һәм шатлык белән тулыландыра.

«Олы буын» федераль проекты

 

«Олы буын» федераль проект – «Демография» милли проект кысаларында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Яңа Чишмә район хастаханәсе белән берлектә,  авыл җирлегендә яшәүче 65 яшь һәм аннан да өлкәннәрне,  район үзәк хастаханәсенә илтүне дәвам итә.

"Иҗади остаханә" клубы уңаеннан Менделеевск муниципаль районы "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Кар бөртекләре" дигән мастер-класс үткәрде. Чарада социаль хезмәтләрдән файдаланучы сигез бала катнашты.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 13январендә Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Гарифулла Габдрахманулы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мәктәпне тәмамлагач, "алга таба кая барырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә"дигән сорау туа.

Теләче муниципаль районында оешма, предприятие һәм авылҗирлекләре арасында район беренчелегенә беренче чаңгы ярышлары узды.

13.01.2020 ел, дүшәмбе.

Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  социаль хезмәт алучыларны әлеге бәйрәм белән котларга Яр Чаллы шәһәреннән «Альфа» һәм  «Дэлко» оешмаларыннан волонтерлар килгән иде. Алар интернат-йортта яшәүчеләрне ихлас күңелдән котладылар, аларга сәламәтлек,  оптимизм, озын гомер  теләделәр . Кунаклар буш кул белән түгел, ә Яңа ел күчтәнәчләре белән килгән. Чарада катнашучылар бу очрашудан бик кәнагәть калдылар. 

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Әниләр " хәйрия оешмасы волонтерлары булдылар»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International