2020 нче елның 13 нче гыйнварында «Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» социаль хезмәт алучылар өчен культорганизатор Бадретдинова Г. С. тарафыннан «Татарстан АССРның төзелүе тарихы турында» әңгәмә үткәрелде. Бу вакыт эчендә татар дәүләтчелеге берничә этаптан тора - Идел буе Болгарыннан алып күп санлы урта гасыр ханлыкларына кадәр. Хәзерге Татарстан оешкан вакытка - язма төрки руникадан кириллицага кадәр алышына. Соңрак барлыкка килгән ТАССР чикләрендә татарлар саны 1,5 млн. нан артык кеше тәшкил иткән.
Интернатта гомер итүчеләр тарихны зур кызыксыну белән тыңладылар, соңыннан алар арасында анкета тутыруны үткәрдек һәм сорауларга җаваплар алдык. Бик кызыклы, мавыктыргыч әңгәмә булып узды.