“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Кышкы викторина» интеллектуаль уены

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова «Кышкы викторина»дигән интеллектуаль уен үткәрде.

Чараның максаты: яңа ел бәйрәмнәренең күңелле мизгелләрен озайту, когнитив функцияләрне, фикерләү эшчәнлеген үстерү, белем һәм коммуникатив күнекмәләрне киңәйтү.

Чара,  яңа 2020 ел белән котлау һәм социаль хезмәт алучыларның бер-берсенә матур теләкләр теләү белән башланып китте. Алар яңа елны каршы алудан алган якты хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм кайбер катнашучылар гаилә белән үткәргән кышкы каникулларны табигатьтә, чаңгы, тимераякта шуып уздырганнарын сөйләделәр.

Кышкы темага үткәрелгән викторина кошларның, хайваннарның, үсемлекләрнең тормышы, торак пунктларның, табигать күренешләренең тәртибе турындагы сораулар һәм биремнәрдән торды. Сорауларга дөрес җавап биргән катнашучылар жетоннар җыеп, алар саны буенча истәлекле һәм татлы призлар ала алдылар. Ә кайберләре ашыкканлыктан, биремнәргә  төгәл җавап бирә алмаганнарын үзләре билгеләп үттеләр.

Мавыктыргыч һәм кызыклы интеллектуаль уен социаль хезмәт алучыларның күзаллау сәләтләрен үстерергә, танышу осталыкларын арттыруга һәм чара барышында хезмәттәшлек итәргә ярдәм итте.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International