«Нәрсә, кайда, кайчан? әдәби сәгать, Алексеевск районында «Кайгырту» приюты.

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

2020 нче елның 11 нче гыйнварында «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. 10 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Нәрсә, кайда, кайчан? дигән  әдәби сәгать  үткәрде.

Максатлары: балаларны уен аша укуга тарту.

Бурычлары:

- Әдәби уен аша тәэсирле-эмоциональ сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;

- Коллективлык хисе тәрбияләү.

Тәрбияләнүчеләр  әкиятләр турында белемнәрен күрсәтеп ярыштылар. Программа кызыклы формада төзелгән иде, сораулар секторлардан торды: «Нәрсә?»,«Кайда?»,«Кайчан?», «Геройны тап» , «Карточка», « Блиц-сораштыру»,«Гомуми сораулар». Кайбер секторларның биремнәре җавап тизлеген, ә кайбер логик фикерләүне таләп итте.

    Тәрбияләнүчеләр әкиятләрне бик яраталар, шуңа күрә әдәби сәгать аларга бик ошады, әмма дөрес җавап бирү өчен күп укырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. Ә  әдәби сәгать  вакытында иң эрудицияле Низамов Ильяс булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International