«Табигатьне яшь саклаучылары булыйк» дигән дәрес.

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

    12 гыйнварда 2020 елны «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Табигатьне яшь саклаучылары булыйк»дигән дәрес үткәрде.    Дәреснең максаты: табигатьне бозуда һәм саклауда кешенең ролен аңлау өчен шартлар тудыру, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Үз сәламәтлегеңә аңлы караш формалаштыруга ярдәм итү.

     Балалар тәрбияче белән берлектә уен формасында урманнардагы һәм елга ярларындагы чүп-чар проблемасын тикшерделәр, әйләнә-тирә мохит пычрану сәбәпле хайваннар һәм кошларның үлүен ачыкладылар.

     Малайлар һәм кызлар бик теләп хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар.

     “Планетага ярдәм итәр өчен табигатьне яратырга һәм якларга кирәк"- дигән балалар фикерләре белән дәрес йомгакланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International