Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Әни+бәби" клубы кысаларында "Урманда кыш" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларның урманда яшәүчеләр, аларның кыш көне яшәү үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.
2020 елның 15 гыйнварында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль – тернәкләндерү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар өчен «Күңелле стартлар» дигән чара үткәрелде. Б чараның максаты – катнашучыларның хәрәкәт һәм эмоциональ активлыгын, аралашу кунекмәләрен үстерү. Ял да иттеләр, күңел дә ачтылар. Истәлеккә – фотога да төштеләр. «Күңелле стартлар» призлар тапшыру һәм күңелле сөйләшүләр белән тәмамланды.
2020 нче елның 15 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының ООО «НК Сервис», авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре урынбасарлары, ООО «Управляющая компания», ООО «Сарман ПТС» җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.
2020 нче елның 14 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының Сарман районы газ эксплуатацияләү оешмасы җитәкчесе урынбасары, ООО “Светводоканал”, Энергосбыт җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.
Җәлил картлар йортында тәмәке тартуга каршы көрәш көне үткәрелде.
Иске Яңа елны бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре 11 нче һәм 12 нче социаль участокларда инвалид балалары булган гаиләләр өчен «Теләкләр чынга аша» дигән акция уздырдылар.
«Демография. Өлкән буын» проекты кысаларында 2020 нче елның 13 нче гыйнварында «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Россиянең Хәрби дан көненә, фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Ленинград» фильмын карау оештырылды.
2020 нчы елның 14 нче гыйнварында «Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» Тукай муниципаль районындагы халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.
2020 елның 13 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Дөньяны матурлап күр” дип аталган иҗади эш үткәрделәр.
Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова ТАССР төзелүгә 100 ел тулу кысаларында “Яңа ел уеннары” дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.