"Урманда кыш". Түбән Каманың "Веста" үзәге

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова "Әни+бәби" клубы кысаларында "Урманда кыш" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: балаларның урманда яшәүчеләр, аларның кыш көне яшәү үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.

Нәниләргә дәрескә урман кунаклары: тиен, керпе, куян һәм аю «килделәр». Алар белән аралашу аша балалар кышкы чорда хайваннар тормышы турында белделәр. Урман кунаклары бик күп уен биремнәре әзерләгән иделәр: тиен белән балалар күркәләрне җыйдылар, аны чикләвек белән сыйладылар, керпегә энәләр табарга булыштылар, куян белән күңелле бию биеделәр, ә дәрес ахырында бергәләп спорт уеннарында катнаштылар. Вак моторика, ишетү, физик үсеш буенча биремнәр сабыйларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланган иде. Уеннар  исә балаларга аюлар һәм керпеләрнең кышын кайда йоклауларын, тиен һәм куяннарның нәрсә белән шөгыльләнүләрен белергә ярдәм итте. Әниләр үзләренең сабыйлары өчен бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International