«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүгә 100 ел тулу кысаларында «Яңа ел уеннары» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

        Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова ТАССР төзелүгә 100 ел тулу кысаларында “Яңа ел уеннары” дигән темага спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

      Чараның максаты: социаль хезмәт  алучыларны актив ялга җәлеп итү, физик активлыкны, җитезлекне, төгәллекне, координацияне, игътибарны  үстерү.

      Программа үз эченә яңа ел һәм кыш темасына төрле конкурслар һәм эстафеталар алган иде. Катнашучылар “Кар бөртекләре” һәм “Кар бабайлары” исемендәге ике командага бүленделәр. “Әйдә әле, җырлыйбыз!” дигән музыкаль бәйгедә һәр команда үзенең яңа ел җырын башкарды. Төрле спорт инвентарьлары белән үткәрелгән эстафетада катнашучылар үзләренең максатчанлыгын, чыдамлылыгын һәм зирәклеген күрсәттеләр.

 Чара барышында “Кем тапкыр?” дигән бәйгедә инструктор командаларга төрле табышмаклар һәм шаян сораулар тәкъдим итте.

       Ярыш катнашучыларга бәйрәм рухын күтәрергә, командада эшли һәм кыенлыкларны җиңә белергә ярдәм итте. Социаль хезмәт алучылар бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар.

       Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International