«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Дөньяны матурлап күр” дип аталган иҗади эш үтте

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның  13 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре “Дөньяны матурлап күр” дип аталган иҗади эш үткәрделәр.

Шөгыльнең максаты булып балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү торды. Шөгыль башында табигать турында табышмаклар чиштеләр. Табигатьнең матурлыгы турында әңгәмә кордылар.

Икенче өлештә иҗади эш эшләделәр.Шаблоннардан табигый элементларны кисеп, күмәкләшеп коллаж ясадылар.

Шөгыль ахырында нәтиҗәләр ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International