2020 нче елның 15 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар активының Узәк директоры, ООО «НК Сервис», авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре урынбасарлары, ООО «Управляющая компания», ООО «Сарман ПТС» җитәкчеләре белән чираттагы график буенча очрашуы булып узды. Киңәшмәдә ветераннар үзләрен кызыксындырган сорауларга жавап алдылар.