Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында "Без боекмыйбыз" дип исемләнгән өстәл уеннары.

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
2020 елның 15нче гыйнварында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева А.Н. “Без боекмыйбыз” дип исемләнгән өстәл уеннары оештырды. Максат: - өстәл уеннары өлкәсендә балаларның күзаллауларын киңәйтү; - игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик һәм иҗади фикерләүне үстерү; -яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрдә яхшы мөгаләмә һәм әдәплелек тәрбияләү. Өстәл уены-ул ләззәт тә, бер үк вакытта билгеле бер күнекмәләрне үстерү дә. Өстәл уеннары балаларда хәтер, игътибарлылыкны үстерә, башка уенчылар белән уртаклашырга, килеп туган низагларны хәл итәргә һәм проблемалардан китмәскә өйрәтә. Безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен аша алар кагыйдәләрне үтәргә, җиңелә белергә һәм моны ничек тиеш шулай итеп кабул итәргә өйрәнәләр. Тормышта төрле хәлләр була бит, һәрвакытта да җиңү безнең якта булмый. Дәрес башында тәрбияче өстәл уеннары кагыйдәләрен һәм шартларын аңлатты. Балалар зур кызыксыну белән «Домино», «Лото», «Мозаика» кебек уеннар, рәсемнәрдә дидактик уеннар уйнадылар. Бик актив булдылар. Барысы да кәнагәть калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International