Барлык балалар да мультфильмнар ярата! Мультфильмнар-ул якты буяулар һәм тылсымлы әкиятләр, бу күңелле геройлар һәм мавыктыргыч маҗаралар, бу тулы бер дөнья мавыктыргыч вакыйгалар. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр мультфильмнар үзләре ясыйлар. Приютта үткәрелә торган «Мульти-пульти» түгәрәге балаларга мультимедиа проектларын төзү, конструкцияләү, рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Иҗади эшләрне булдыру процессында балалар үсә, коллективта индивидуаль эшләргә өйрәнә, мөстәкыйльлек, инициативалылык һәм иҗади якын килү күрсәтәләр. Приютта тәрбияләнүчеләр түгәрәккә бик теләп һәм кызыксынып йөриләр. Балалар үзләренең ясалган мультфильмнарын дискка яздыралар һәм нәниләргә горурлык белән күрсәтәләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)