«Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрделәр

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның  15 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган түгәрәк өстәл үтте.

Әлеге дәреснең максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, “сәламәтлек” төшенчәсенең мәгънәсен ачудан, һәр кешенең үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиешлеген аңлауга китерүдән гыйбарәт.

Башта балалар “сәламәтлек” төшенчәсенең мәгънәсен ачтылар, бөек алман галиме Генрих Гейненең “Мин белгән бердәнбер матурлык – сәламәтлек ул” дигән әйтеменә таянып, сәламәтлек турында кем кайгыртырга тиешлеген аңлаттылар.

Аннан соң балалар “Астра” тернәкләндерү үзәгендә алырга мөмкин булган процедураларны атадылар:

  • көн саен иртәнге зарядка
  • дәвалау физкультурасы буенча дәресләр
  • бассейн һәм тренажер залына бару
  • саф һавада йөрү һәм уеннар
  • көн режимын үтәү ( сәламәт йокы һәм туклану)

Ахырда нәтиҗә ясадылар, кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга, аны саклау өчен барысын да эшләргә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International