Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Буа шәһәренең «Дуслык» кафесы-ресторанында мастер-класста

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген безнең әби - бабайларыбыз өчен көн гадәти булмаган булды. «Дуслык» кафесы-рестораны хезмәткәрләре пицца ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, ә «Стрекоза» матурлык салоны кызлары аларны үзгәртү буенча хәйрия акциясе үткәрделәр.

Шеф-пешекче Айгөл этаплап пиццаның фирма рецептын күрсәтте. Ә безнең яшәүчеләр һәр этапны игътибар белән тыңладылар һәм башкардылар. Пицца духовкада әзерләнгән арада, безнең яшәүчеләргә тырнакларны тәртипкә китерделәр, җиңел көндезге макияж ясадылар, ә Валентина Никитцовага стильле стрижка ясадылар.

Менә пицца да әзер!

Чара тәмамлангач, социаль хезмәт алучыларга, «Дуслык»кафесы-рестораныннан бәйрәм ашы көтте. Безнең яшәучеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар, яхшы кәеф һәм алар күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International