«Иске Яңа елдагыча!..». Түбән Каманың  “Веста” үзәге

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ял итү эшчәнлеген оештыру максаты белән  2020 нче елның 14 нче гыйнвары көнне  Түбән Каманың  “Веста” үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Иске Яңа елдагыча!..» дип аталган чара үткәрде.

Чара башында педагог балаларга Иске Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, бу алар өчен кечкенә генә ачыш булды. «Узган елгы кар яуды» мультфильмын карагач, катнашучылар чараны күңелле уеннар һәм конкурслар белән дәвам иттеләр. Малайлар һәм кызлар самолетка кар ату буенча үзләрен  “атып төшергән очучы” итеп күзалладылар, «күрелмәгән рәсемнәр» һәм «гадәти булмаган предметлар» күнегүе аша үзләренең хис-тойгыларын күрсәттеләр. Әкиятләрне исемнәре буенча  табарга тырыштылар. Индеец кавеменә көтмәгәндә эләгеп үзләренең мәзәк исемнәреннән көлделәр һ.б.

Әлеге чара күңелле, кызыклы һәм сизелмичә дә узды. Балалар барлык конкурсларда да актив катнаштылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр генә түгел, ә иҗат өчен кечкенә бүләкләр дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International