Бүген, 17 гыйнвар көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләр белән берлектә тау шуарга чыктылар.
Кар-буранның күңелле кышка киртә буласы юк. Рәхәтләнеп карга батып, тауда яисә шугалакта шуып узган кыш кына чын була ала, ләбаса.
Табиблар фикеренчә, безнең организм табигатьтә, актив хәрәкәт иткәндә ял итә. Таудан чана шуу – ул балачакны иң күңелле мизгелләренең берсе.
Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда шуу сәламәтлеккә файдалы булып кына калмый, күтәренке кәеф чыганагы да булып тора.